ША’КТЫЙ рәв. 1. Гадәттәгедән артыграк, сизелерлек дәрәҗәдә, байтак. Көннәрдән бер көнне шулай, кичке якта, без аның белән су буенда шактый озак йөрдек ---. К.Миңлебаев. Гомер буе яшәгән йортының шактый таушалган булуы Галимулла картның күптән эчен пошыра иде. Э.Якупова

2. с. мәгъ. Күп. Мин татар фольклористикасында шактый эш башкарган кеше. Г.Әпсәләмов. Куркытырга гына кирәк булыр, үлгән булып кыланырга. Коты алынсын. Тәүбәгә килсен. Ә аннары, шактый вакыт узгач кына, күзне ачып, аны чиксез куандырырга. М.Маликова

3. хәб. мәгъ. Күплекне, күп булуны белдерә. Акылга муафикъ итеп, бүгенге фәнни терминологиягә таянып язылган бу китапның тарафдарлары шактый. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә