ШАКМА’К-ШАКМАК рәв. 1. Шакмаклап, шакмакларга бүлеп, шакмакка охшатып. Вәзыйх, ак таштан шакмак-шакмак кисеп салынган йортларны күреп, уйларын бүтән нәрсәләргә күчерде. Х.Камалов. Әй шушы агач телне! Шакмак-шакмак турап мичкә ягасы! Н.Гыйматдинова

2. с. мәгъ. Шакмаклы, шакмак формасындагы. Безнең яктагыларга һич охшамаган, юка, кызыл балчык кисәкчәләре белән ябылган текә түбәле таш өйләр, шакмак-шакмак кына кырлар, таш юллар, юл буендагы кыркылган җимеш агачлары, урманнары үтәкүренмәле, – бездә боларны урман дип тә атамаслар иде. Г.Әпсәләмов. Карасу зәңгәр күк стенасы белән җир кушылган турыда бик кечкенә булып Иртыш буе урманнары күренде, тасма булып аксыл-кызгылт яр күренде, яр өстендә шакмак-шакмак йортлар күренде. Н.Фәттах

3. и. мәгъ. к. шакмаклы 2. Сөмбел, елмаеп һәм ялан аягына биек үкчәле сабосын киеп, кызчыклар шакмак-шакмак уйнагандагы шикелле, таштан ташка сикерекләп куйды. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә