ШАКМАКЧЫК и. Күмәк уйнала торган кайбер өстәл уеннарында, комарлы уеннарда тәгәрәтеп җибәреп йөреш чиратын, отыш күләмен яки җиңүчене билгеләү өчен хезмәт иткән, һәр ягында билгеләре булган кечкенә кубик. Альпинистлар, шакмакчыкны чиратлап ташлап, фишкалар ярдәмендә йөреш ясыйлар. Г.Сираҗева |