ШАКМАКЛЫ с. 1. 1) Шакмагы ( 1 мәгъ.) булган, кубиклар беркетелгән. – Аягына шакмаклы нәрсә кигән, баулар белән бәйләп куйган, – ди. Ш.Галиев. Элекке заманнарда бу төбәктә агач кайрысыннан ясалган «шакмаклы» чабаталар (күтәртмәле) һәм төпле башмаклар кигәннәр. Милли-мәдәни мирасыбыз: Нижгар татарлары 2) Шакмагы ( 2 мәгъ.) булган, квадратлар беркетелгән. Мичкә сайгак буенча салмак кына тәгәрәп барды да елтыр шакмаклы сандыкка бәрелеп туктады. Г.Сабитов 3) Шакмак ( 1 мәгъ.) формасындагы, куб рәвешендәге. Хәниф карт, сәфәренең көткәннән дә уңышлырак булуына куанып, сарык ите саткан акчасына кибеттән биш кило ак он, ярты кило зур шакмаклы шикәр һәм бер такта кытай чәе алды. Н.Әхмәдиев. Әле шушы арада бер журналда күрдем, шәһәр уртасына махсус берничә авыл өен күчереп салганнар. Шакмаклы, җансыз йортларга шул өйләр ямь биреп тора. Р.Вәлиев 4) Шакмак (2 мәгъ.) формасындагы, квадрат рәвешендәге. Әрҗәнең шакмаклы ояларында башлары сургычлы шешәләр ялтырап утыра иде. Н.Фәттах. Аның тышлыгында шлем кигән, шакмаклы мыеклы чибәр Ворошилов елмаеп тора, ә еракта үрмәли-бүкәли ак финнар кача. М.Мәһдиев 5) Гомумән турыпочмаклы, кырлы. Һәм тышына алтын белән Мәскәү Кремле ясалган шакмаклы шешәнең пыяла бөкесен ачып, бармакларын чылатты да колак артларына, муенына сөрткәләде... М.Маликова. Борылгысыз булып әйбер тутырылган ванна бүлмәсенең бер почмагында тартмага охшаган шакмаклы нәрсә тора ---. Ф.Садриев 6) Кисәкле. Төенчек эченнән тагын ике кисәк иллешәр граммлы 189 бөртек чәй, ярты кило чамасы эре шакмаклы шикәр, укмашып беткән карамель һәм шулай ук ярты кило чамасы печенье чыкты. Н.Фәттах 7) Аерым шакмакларга ( 8 мәгъ.) бүленгән, шакмаклардан торган, шакмаклап эшләнгән. Нинди карарга килергә, ни эшләргә белмәде, кызыл шакмаклы ашъяулык белән кысып бәйләнгән төенчеген бер кулыннан икенчесенә күчергәләде. М.Хуҗин. Ишегалдында аны-моны каранып йөргән Бәһиҗә түтәй Бикташның күз алдында уңайсыз итеп янтаеп иелде дә шакмаклы дәфтәр битенә төрелгән төргәкне табып алды. М.Маликова 8) күч. Артык гади, тупас, нәфислек җитмәгән. «Сикертмәле озынча борыны белән шакмаклы олы иягенә хәтле нәкъ әти инде», – дип уйлады ул. З.Хәким. Шакмаклы йөз, алга чыгып торган иякләр, күзләр кара… Р.Зәйдулла 2. и. мәгъ. 1) Җиргә шакмаклар ( 8 мәгъ.) сызып, шулар аркылы агач кисәге һ.б.ш.ны тибеп йөртеп, сикереп уйнала торган балалар уены; сызык уены. Ачлыкны онытып тору өчен, лидлар төрле уеннар уйлап табалар. Шул рәвешчә, шакмаклы уйнау, ашык, туп уеннары һәм (шахмат уеныннан кала) башка төр уеннар уйлап табыла ди тарихчы. Н.Фәттах. Берәүләре китап укый. Икенчеләре шакмаклы уйный. Р.Батулла 2) Шашка, нәрд кебек уеннарның гомуми атамасы. Хуҗа тагын күзлекле белән шакмаклы уйнарга утырды. Р.Батулла |