ШАКМАКЛА’У ф. 1) Шакмакларга бүлү; шакмаклар ясау; шакмак-шакмак итеп ясау. Кызыл һәм саргылт төскә шакмаклап сугылган ашъяулык тирәли чәй эчәргә утыргач та, Айбиби юк-юк та Гаязетдин ягына карап алгалады. М.Хәбибуллин. Фирдәүсә китап киштәләре уртасында шакмаклап калдырылган урындагы калын-калын папкаларга, кечкенә язу машинкасына бармаклары белән кагылып-кагылып алды. Ф.Садриев 2) Берәр өслектә туры почмаклар барлыкка китереп бер аркылы, бер буйга сызу, берәр нәрсә кую, беркетү һ.б. --- Баязид ашарга бирелә торган чи икмәкләрдән шахмат фигуралары ясаган, ялгызы уйнар өчен кесә кулъяулыгын күмер белән сызгалап шакмаклаган иде. Г.Ибраһимов. Фанердан киселгән тактасын шакмакладык, кызылга һәм карага буядык та рәхәтләнеп уйный башладык. Р.Нуруллина |