ШАКМАКЛАП рәв. 1) Аерым шакмакларга бүлеп. Башта табага май салып, шакмаклап туралган гөмбәне кыздырасы, борыч, тоз өстисе. Р.Юнысова. Миңнур бу сорауга алты дистәдән артык вакыт узгач та җавап бирә алмый. Торфны шакмаклап кәсләргә бүләләр дә әйләндерә-әйләндерә киптерәләр, ә көзен ул кәсләрне әрдәнәләргә өяләр. З.Мәхмүди

2) Шакмак рәвешендә ясап, шакмак формасына китереп; шакмак хасил итеп. Ул кечкенә көрәге белән шакмаклап карны ачкан, алдына ике тишек тишкән, икесенә ике кармак салган. Ф.Садриев

3) Почмаклап, почмаклар ясап. Ул текәлеп ректорның шакмаклап ясалган кара кысалы күзлегенә карады, әмма калын пыяла күз алмаларын зурайтып күрсәткәнгә, алар һәрвакыттагыча гаҗәпләнгән кебек тоелалар, асылда, бу кешенең ни уйлаганын белеп булмый иде. М.Маликова. Ул зәңгәр күзле, сары бөдрә чәчле зур гына курчак чыгарып утыртты, аның астына шакмаклап бөкләнгән ниндидер чүпрәк кыстырды. Ф.Садриев

4) Шакмак исәбе белән, берәр шакмак итеп. Аналары бик саран бит аларның, тәкә сую түгел, шикәрне дә шакмаклап кына бирә. Т.Гыйззәт

5) Шахмат тәртибендә. Шомартылган таш аралаш шакмаклап җиз-бакыр җәелгән юлларның ике ягына тезелгән эре сөякле, таза, тук сакчылар тавыш-тынсыз озатып калдылар. Н.Фәттах

6) күч. Артык гади, тупас итеп, нечкәләп тормыйча. Аларда гуманизм икән ичмаса! Үз союзларына язмаган һәм язмаячак картларны да, мәкалә яки шакмаклап такмак сырлаштырган кешеләрне дә, хәтта тәрҗемәчеләрне дә кабул итеп кенә торалар икән. Ф.Баттал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә