ШАКМАКЛАНУ ф. 1) төш. юн. к. шакмаклау . Бер як ярда йөзү бассейны. Ул җиңелчә басмалар белән әллә ничәгә шакмакланган. Х.Хәйруллин. Мәктәп дәфтәреннән ертылып алынган шакмакланган кәгазьне Абзый кулына алды. Л.-Х.Таналин

2) Шакмак формасына керү, шакмак формасын алу; шакмаклар хасил итү; шакмак булып күренү. Әмма бер-ике адым да атларга өлгермәде, факультет бинасының шакмакланып күтәрелгән юан колонналары артыннан сискәндереп каршына көтмәгәндә ул килеп чыкты. Ф.Латыйфи. Ташу калдырган ләм шакмакланып ярыла, кояш кыздырудан гына түгел инде бу, үләннәр баш төртүе дә сиздерә. М.Хуҗин

3) Гаҗәпләнү, курку, кинәтлек һ.б.ш.дан зур итеп ачылу, акаю (күз тур.). Рәния башта, төшендәге тәэсирләрдән арына алмыйча, шакмакланган күзләрен әнисенең борчулы йөзенә текәп торды ---. А.Вергазов. Беләсезме, сез ачулана күрмәгез. Шулай да сезнең иртән, күзләрегез шакмакланмаган чагыгыз әйбәтрәк. Г.Каюмов

Шакмаклана бару Торган саен ныграк шакмаклану. Таш йортлар күләгәсендә җаны да «шакмаклана барган» кешеләр арасында әдипнең тыны кысыла башлый. М.Галиев. Иремнең болай да зур түгәрәк күзләре аның саен зурая, шакмаклана баруын күреп, аны тынычландырырга ашыгам ---. Идел

Шакмакланып бетү Нык шакмаклану. Яшел ызаннар белән шакмакланып беткән кыр өстендә, дулкын-дулкын булып, зәңгәр рәшә йөзә. А.Алиш

Шакмакланып килү Әкренләп шакмаклану. Күзләре күләгәдә, эре, ак тыгыз тешләре, шакмакланып килгән ияге генә күренә. М.Маликова

Шакмакланып китү Күзгә күренеп, сизелерлек шакмаклану. Гәүдә бермә-бер җәелгән, авырайган, шәт, бер йөз-йөз ун килограмм чамасы булыр; хәтта ки башы да әүвәлгедән зурайган шикелле, түрә кешеләр башы сыман, ничектер шакмакланып киткән. Р.Солнцев

Шакмакланып тору Шакмакка охшау, шакмак формасында булу. Янәшәсендә шундый егет калкан булып торсын әле. Кара костюмнан, ыспай гәүдә, тимер кебек тыгыз мускуллы иңнәре шакмакланып тора. М.Галиев. Алар ничектер, төрмә тәрәзәсе сыман, күңелгә шом салып, аркылы-торкылы шакмакланып торалар иде. Ф.Абдуллин

Шакмакланып чыгу Нык шакмаклану. Көтелмәгән хәбәрдән мулла малаеның күзләре шакмакланып чыкты. Н.Әхмәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә