ШАКМАКЛАНДЫРУ ф. 1) Гаҗәпләнү, курку, кинәтлек һ.б.ш.дан зур итеп ачу, акайту (күз тур.). Эрна үзсүзле кызларга гына хас түземсезлек белән, күзләрен шакмакландырып, миңа текәлде. М.Әмирханов . Барысы да, күзләрен шакмакландырып, алар ягына борылып карады. А.Вергазов 2) Ямьсез итеп ачу, җәйрәтү (авыз тур.). Әнисенең аяк тавышы басылып җитмәстән, «елый белми торган» бала, авызын шакмакландырып, разбой салырга тотынды. Ф.Яруллин Шакмакландырып тору Хәзер шакмакландыру. Нәрсә күзләреңне шакмакландырып торасың? |