ШАКМАК и. 1. 1) Алты тигезьянлы турыпочмаклыктан торган геометрик җисем; куб. Сигез кырлы шакмак өстендә кысыла төшкән гөмбәз сыман түбә калкып тора. Н.Фәттах. Чамалыйсыздыр инде, бу башваткыч алты ягы алты төскә буялган шакмак рәвешендә ясалган, үзе кечерәк 26 шакмактан тезелгән. Й.Миңнуллина 2) Тигезьяклы турыпочмаклык рәвешендәге геометрик фигура; квадрат. Менә ул, себеркесен бер читкә ыргытып, Атлас янына килеп утырды һәм кып-кызыл тырнаклы бармаклары белән сызымдагы шакмакларга күрсәтә-күрсәтә сөйләп тә китте ---. Г.Рәхим. Бу рәсемнәрдә кояшның үзе түгел, хәтта нәни нуры, шәүләсе дә юк, алардан соң Малевичның атаклы кара шакмагына карап та күңел ял итәрлек иде. Р.Габделхакова 3) Куб формасындагы балалар уенчыгы. Мин кечкенә вакытта Рубик шакмагы үзен хөрмәт иткән һәр кешедә булгандыр кебек. Соңыннан бу уен онытылып торды, һәм менә хәзер мин бу төсле шакмакларны янәдән очрата башладым. Й.Миңнуллина. Энесе Гариф искергән кызыл ашъяулык өстендә шакмаклар тезеп утыра. Р.Рахман 4) Гомумән куб формасындагы, шуңа охшаш берәр деталь, корал, әсбап һ.б.ш. кирәк-ярак. Әнвәр утын ярырга да бик оста иде, җиргә тезләнеп утырды да кыска түмәрләрне җәһәт ваклап атты. Шул шакмакларны капчыкка тутырдылар һәм кухняга китерделәр. Х.Камалов. Тирә-якта агач өйләр генә түгел, хәтта кызыл балчыктан сугылган, эре-эре яндырылган шакмаклардан салынганнары да бар иде. И.Хуҗин 5) Квадрат, турыпочмаклык формасындагы берәр нәрсә. Комиссиядә өчесе дә өлкән яшьтәге кешеләр, берсе кителенә өч рәт орден шакмаклары таккан, сыңар куллы иде. М.Мәһдиев. Баюга борылган кояш эре күксел шакмаклардан укмаштырып торгызылган тугызар катлы йортларны, киң, озын юлларны нурга коендырган иде. М.Маликова 6) Кисәк. Карчык кунакларны капка төбендә озатып калды, балаларның башыннан сыйпады, икесенә дә берәр шакмак шикәр тоттырды. А.Гыйләҗев. Старшина сугышчыларга шырпы тартмасыннан да кечерәк берәр шакмак сабын биреп чыкты. Х.Камалов. Айгөл, шытырдата-шытырдата кәгазеннән сүтеп, шоколад сындырып капты, икенче урыныннан бер шакмак сындырып, Иреккә сузды. Ф.Садриев 7) Домино, шашка һ.б. уеннарда кулланылган, уенына карата төрле төсле, формалы, тамгалы булган махсус пластиналарның берсе. [Домино уйнаучыларның өченчесе:] Алай итеп уйнагач, уен буламыни инде ул, китер монда шакмакларыңны! (Шакмакларны тартып ала.). Г.Камал. Ярар, артык кыстап эчен пошырмыйк дигәндәй, хан якыннары кайсы шатранҗ уйнарга тотынды, кайсы нәрд шакмакларын таратты. Р.Батулла 8) к. шакылдавык. Җанөшеткеч хәбәрне сугыш елларында төн сакчысы булып шакмак кагып йөргән аксак Сәлим алып килгән ---. Н.Хәсәнов 9) Берәр өслектә төс яки сызык белән аерылган дүртпочмак, квадрат. --- әти фанердан ясап биргән, сары-кызыл, яшел-зәңгәр шакмакларга буялган үземнән зур сумкамны алга-артка селеккәләп аламын. К.Миңлебаев. Тышы кызылга буяп, ялтыравык җиз тасмалар белән шакмак ясап уратылган. М.Маликова 10) Таблица, график, бланк, сызым кебекләрдә тутыру, берәр билге кую, язу һ.б.ш. өчен буш калдырылган аерым бер урын; күз. Буш шакмакларга хәрефләр тезелделәр. Иң читеннәре ахырга кала барды. Сәлманов өчен кроссворд чишүнең иң ахыргы минутлары кыйммәт. М.Мәһдиев. А ннары конвертка, бөтен шартын китереп, шакмаклар эченә сызып, индекс саннарын, адрес язды да хатны төшке ашка барганда почта әрҗәсенә салырга дип кесәсенә тыкты. Г.Рәхим 2. с. мәгъ. 1) к. шакмаклы 1. ( 3 – 7 мәгъ.). Казан шәһәренең игезәкләрдәй бер калыптан суккан шакмак йортлар тезелгән яңа микрорайонында, гөнаһ шомлыгына каршы, күптән онытылган бер үләт базыннан «әл-хәлир әл-вабаи» хастасы тарала ---. А.Тимергалин. Мин аның янәшәсенә килеп утырдым, һәм без хәзер икәүләп чәй эчәбез. Шакмак шикәр һәм җәймә белән, үз телебездә шаян сүзләр әйтешеп. Т.Кәримов 2) күч. Артык гади, тупас, нәфислек җитмәгән. - -- Мидхәткә чәче кыска итеп алынган йомры башлы, шакмак иякле, сәер карашлы адәм чекерәеп карап тора иде. М.Маликова. Михаил өреп тормады, нәфрәте, ярсуы шулкадәр көчле иде, авызына җыйналган кан катыш төкереген беренче секретарьны «куркыныч җинаятьчедән» саклап калу шатлыгыннан тантана иткән тук милиционерның шакмак чыраена төкерде. Ә.Гаффар ◊ Шакмак борын Ямьсез, тупас кыяфәтле. Ленинградта эшләгән чакта, Җамали ише шакмак борыннарны чакрым ярым ташлый торган иде. А.Алиш. Шакмак кадәрле Бик зур. Синең, Гайшәнең һәм минем фамилияләр шакмак кадәрле хәрефләр белән басылырлар. Г.Кутуй. Шакмак күз Әрсез, бәйләнчек. [Җилбикә:] Нәрсә, шакмак күзләреңнән үзең үк курыктыңмы? Ф.Яруллин. --- Нәрмин, ул шакмак күз бүтән бәйләнмәдеме? Тагын бәйләнсә, безгә әйт. Г.Каюмов. Шакмак күзле Әрсез, бәйләнчек кеше турында. Син дә теге шакмак күзле егетне телгә ала күрмә. Г.Каюмов. Шакмак сугу Домино, шакмаклы яки башка шундый уен уйнау. Биредә иң күңелле һәм иң шау-шулы урын – доминочылар өстәле. Дүрт кеше дөньяларын онытып шакмак суга, унлап-унбишләбе карап тора. Г.Әпсәләмов |