ША’ККАТЫРЫРЛЫК с. 1. Шаккатыра, хәйран калдыра торган, таң калдырырлык дәрәҗәдәге. Бу авылдан китәм, китәм, диебрәк йөрдем. Шаккатырырлык идарә йортын әллә кайчан балкытып куя идем... Сызымнарын Казанда эшләттем. А.Гыйләҗев. Ул яшьтән үк зурга омтылды, бөтен кешене шаккатырырлык картиналар иҗат итәргә, шөһрәт казанырга теләде. М.Маликова 2. рәв. мәгъ. Шаккатырып; хәйран калдырырлык итеп, таң калдырырлык дәрәҗәдә. Моның өчен Аллаһы Тәгалә үзе шаһит, бөтен авыл халкын шаккатырырлык итеп әзерләнде. С.Поварисов |