ША’ККАТЫРУ ф. 1) Таң калдыру, хәйран калдыру; сокландыру, кызыктыру. Галәмне айкап төшкән космонавтларга да артык исе китми башлаган безнең заман халкын фән кандидаты булу белән генә шаккатырып булмый да булмый инде. В.Нуруллин. Ни күрсен, алан тулы яшь кызлар бииләр, җырлыйлар. Кызларның матурлыклары аучыны шаккатыра. З.Хөснияр

2) Нык гаҗәпләндерү, гаҗәпкә калдыру. Яшьләрдә тотрыклылык азрак, тамыр җибәреп өлгермәгән – алар модага тизрәк иярүчән, никадәр читтәнрәк, ятрак, сәеррәк булса, шулкадәр ныграк ябышалар. Шаккатырасы, үзенә каратасы килә бит. Ш.Галиев. Шундый вакыт килеп җитә, безне бер генә нәрсә, бер генә күренеш-вакыйга да шаккатыра алмас кебек тоела башлый. И.Нәбиуллина

3) Аптырашта калдыру, тетрәндерү. Ләкин Миңнулланы барыннан да бигрәк шаккатырганы Михайлов өстендәге ак офицер киеме булды. «Әллә акларга сатылган микән бу!?» – дип тетрәнеп куйды Миңнулла. В.Нуруллин. «Немецлар тарафыннан атып үтерелгән кеше мин», – диде карт, шулчак мине шаккатырып. М.Яһудин

Шаккатыра килү Электән үк, күптәннән, эзлекле рәвештә шаккатыру. Заман модернистларын көнләштерерлек җиңел дә, гади дә, даһи да ясалган бу рәсемнәр гасырлар буена сәнгать белгечләрен шаккатыра килгән. Р.Батулла. Мәскәү, Петербург, Уфа гына түгел, хәтта инде Казан галимнәренең дә татар тарихын бүгенге Татарстан – шул ук Мәскәү тарафыннан, Ленин һәм Сталин тарафыннан кискәләнгән һәм өч-дүрт мәртәбәгә киметелгән Татарстан белән генә киртләп куюы безне һәрчак шаккатырып килде. В.Имамов

Шаккатыра тору Әледән-әле шаккатыру

Шаккатырып йөрү Шактый озак, һәрвакыт, һәркайда шаккатыру. Андый эшләрдә күп нәрсәне белештермәгән Мөхәммәтҗан бабасы, минем онык укырга кергәндә дә беренчелекне бирмәгән, иң яхшы сөйләүче булган имтиханда, --- дип, бик озак кеше шаккатырып йөрде. Р.Рахман

Шаккатырып кую Көтмәгәндә шаккатыру. Кышларын да, коеп, яңгыр ява, Соңгы карны юа торганы. Көтмәгәндә шаккатырып куя Июньдәге карлы бураны. Н.Әхмәдиев

Шаккатырып тору Даими рәвештә, еш яки әледән-әле шаккатыру. Ул Фатыйма карчыкны әледән-әле шаккатырып торды. М.Кәбиров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә