ША’ККАТУ ф. 1) Нык гаҗәпләнү, сәерсенү. Гади бер колхозчы баласы өчле-дүртле билгеләренә генә укыса, хәтта икелеләр алгаласа да, моңа бер дә алай шаккатып карамыйлар. В.Нуруллин. Изил Латыйпов! Үзе! Шул! Күзенә дә, колакларына да ышанмады Нәҗип, шаккатты. А.Гыйләҗев

2) Бик нык соклану, таң калу, хәйран калу, кызыгу, мөкиббән китү. Парашютлар бик шәп безнең, күрсәгез шаккатыр идегез. Р.Вәлиев. Алар агач күләгәсеннән кошларның зәңгәр күктә очып йөрүләренә кызыгып карап торганнар, бөҗәкләрнең кояшта кызынып ятуларына һәр елдагыча шаккатканнар. А.Имамиева

3) Берәр эш-хәлнең, сүзнең кинәтлегеннән, гаҗәпләнүдән һ.б.ш.дан аптырап калу, нишләргә дә белмәү. Кулларын болгый-болгый малайларга якынлашкан Хәлиулла абый, шаккатып, урынында катып калды. Нидер әйтергә дип ачылган авызыннан сүзе чыкмады. Р.Галиуллин

Шаккатып калу Нәрсәгәдер кинәт шаккату. – Фазлыев, су алып кил! – Бу боерыкка Шилов та, Мурзыев та шаккатып калдылар. Блиндаждан чыгу белән немец снайперлары аны теге дөньяга озатачак. Х.Камалов

Шаккатып тору Хәзер, сөйләү моментында шаккату; күпмедер вакыт шаккаткан хәлдә булу. Өстәлендәге бер кочак ак розаларны күреп шаккатып торды. М.Әхмәтшина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә