ША’ККАТАРЛЫК с. 1. 1) Искиткеч шәп, таң калдырырлык, хәйран итә, сокландыра торган. Читтән игътибар иткән кешегә монда әллә ни шаккатарлык нәрсә дә юк кебек. Җ.Дәрзаман. Палитра бай, буяу кунасы шаккатарлык. Ә җиде төс бергә кушылганда, Ходай яраткан җиһанның ак төсен – яктылыгын тоеп, гаҗәпкә каласың! Р.Камалетдинова

2) Гадәти булмаган, сәер, көтелмәгән, гаҗәп, гаҗәпкә калдырырлык. Алда әйтеп үткәнемчә, әсәрдә шаккатарлык бернәрсә дә юк кебек. В.Нуруллин. Каз беренче күкәен салды, карыйм, зур да түгел, кечкенә дә түгел. Шаккатарлык бернәрсәсе дә юк ---. Н.Кәримова

2. рәв. мәгъ. Бик, нык, искиткеч, соң дәрәҗәдә. Шаккатарлык матур, төз иде бу сын, шул ук вакытта өнсез калдырырлык шомлы иде. М.Маликова. Язучылар арасында гомер буе: – Гөлсем бит ул – искиткеч чибәр ханым! – дип сөйләделәр. --- Ә инде Ринат абый белән бергә укырга килгәндә, ул тагын да шаккатарлык чибәр булгандыр. Ю.Сафиуллин

3. хәб. мәгъ. Гаҗәп, сәер, хәйран. Менә моңа чынлап та шаккатарлык иде. М.Хәбибуллин. Уйласаң шаккатарлык инде, өеңә авып торырдай урман булсын да утынга тилмер инде. Н.Кәримова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә