ШАКАЮ I ф. диал. 1) к. шакыраю. Әмма җилләү урынына бишмәт итәге минуттан минутка шакаеп ката барды. Ф.Хөсни. Үктәбер ахырлары, җир шакаеп туңган, әмма кар яумаган, шуңа күрә арба белән йөрергә туры киләдерие. В.Нуруллин 2) Бернинди хәрәкәтсез катып басып, утырып тору яки гәүдәне катырып, иелми-бөгелми йөрү. Яшел үлән арасында калкып торган кызыл балчык өеме алдында шигырь сөйләп утырып булмый ич! Бер сүзсез шакаеп утыру да күңелне өркетә иде. Ф.Хөсни. Озын чәчле, ыспай гәүдәле, хәрбиләрчә шакаеп – гәүдәсен төп-төз тотып йөрергә ярата. Ф.Сафин |