ШАКАРУ ф. диал. 1) Бер якка нык каерып тоту, тарттырып кую. Дистәләгән куллар шакарып алып, мөгаллимне баганага боргычлап бәйләде. А.Хәлим. Кара-кара: берсе атының авызлыгыннан ук шакарып тотып алды түгелме? Д.Бүләков 2) Атның башын хәрәкәтләнмәслек итеп, бер якка каерып яки өскә табан каратып бәйләп кую, беркетү. Ул шаркылдап көлгәндәй итте һәм, яхшы ат кебек, авызын һавага шакарды, чишелмәгән бүрек колакчыннары арасында бүре тешедәй эре черегән тешләре саргаеп яктырды... А.Хәлим. Кара айгырны станокка алып кереп, башын югары күтәртеп, шакарып бәйләп куйдылар. З.Зәйнуллин Шакарып кую Шакарып, шул хәлдә калдыру. Үзе сөйләнгән арада ике куллап атны баганага шакарып куйган тезгенне чиште. З.Зәйнуллин |