ШАКАЛ и. 1) Этләр семьялыгыннан башлыча чүл, дала һәм урман-дала зоналарында тереклек иткән, вак хайваннар, кош һәм бөҗәкләр, шулай ук үләксә белән туена торган ерткыч хайван; чүл бүресе, чакал. Шакал бераз туктап торды да тагын якынрак килеп улый башлады. Г.Әпсәләмов. Вакыт-вакыт каравылда торучы солдатның иптәшенә сүз катуы, кайдадыр далада ач шакаллар тавышы ишетелеп китә. С.Рәдиф

2) күч. Намуссыз, ертлач кеше. Аның максаты долларлар суырып алу булган. Шул кәсеп белән тамак туйдыручы шакал икәнен сиземләве кыен идемени? Т.Галиуллин. Үзем булганда сиңа бер генә шакал да кул күтәрмәячәк, гарантия бирәм. Р.Сәгъди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә