ШАК иярт. 1) Агач, таш, сөяк кебек каты әйбер берәр каты өслеккә төшкәндә, бәрелгәндә барлыкка килә торган кыска, өзек тавышны белдерә. Көне буе балта яңгыратып, шак та шок утын яра. Ш.Галиев

2) Каты әйбер белән кисәк сугу, бәрү рәвешен белдерә; шап. Биш-алты адым гына атлаган иде, Гәрәй абзыйның маңгаена кемдер шак итеп китереп тә бәрде. А.Фәләх. Әлбәттә, бөтенесе тәртиптә иде һәм Алик, әкрен генә сүгенеп, ишеген шак итеп ябып, баскычтан түбән төшеп йөгерде. В.Исламетдин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә