ШАЙТА’Н ТЫРНАГЫ и. 1) Бармакларда тырнак төбе тирәсендә тиренең теленеп, кайтарылып торган бер нечкә, кечкенә кисәге. «Кичен тырнак кисәргә ярамый, шайтан тырнагы чыга!» – диләр иде. Ш.Галиев 2) к. шайтан таягы. --- язучы тормышның таҗгөлләрен, нәркис, шалфейларын гына түгел, шайтан тырнакларын, әрем, кычыткан, алабуталарын да күрергә, белергә тиеш. С.Поварисов 3) к. шайтан бармагы. Кирмәннән яз-җәй айларында капчык асып чыгып китә дә, утыз-кырык көн югалып торгач, урман-болыннардан җыйган чәчәк-үләннәрен, шайтан тырнаклары, елан тиреләре, болан мөгезләре, куян тизәкләре белән тутырылган биштәрләрен көчкә күтәреп, арып-талып, ябыгып бетеп кайтып керә икән. Р.Сәгъди |