ШАЙТА’Н ТАЯГЫ и. бот. Оешмачәчәклеләр семьялыгыннан юан сабаклы, чәнечкеле каты яфраклы, кызгылт шәмәхә чәчәкле күпьеллык үсемлек; убыр таягы, чәнечкеле шайтан таягы; русчасы: чертополох. Ул арада йомран оя-өне янындагы шайтан таягына уткойрык кунды, бу кошчык та кемнедер үз кырына дәшә, койрыгын селкә-селкә сайрый башлады. М.Хәбибуллин. Читтән караганда күзнең явын алып, балкып торган бу гөл, якынрак килгәч, шайтан таягы булып чыккан. М.Маликова ◊ Шайтан таягы кебек 1) Бик сәламәт, нык, теләсә нинди авыруга һ.б.ш.га чыдам; 2) Артык чая, бик әрсез; 3) Ямьсез, кыяфәтсез. Нишләп соң әле ул чәчкә кебек менә дигән хатын-кыз шайтан таягы кебек Маликка кияүгә чыккан?! Д.Гыйсметдин |