ШАЙТАНЛЫК и. 1) Кешенең күңелендәге нәфес, көнләшү һ.б.ш. тискәре сыйфатлар; шайтан вәсвәсәсе. Сине күргәч, шайтанлыкны оныттым, әйтерсең лә бәхет кошын мин тоттым, өметсез – шайтан, дигәннәр дөрес ул, ә син менә өметлегә юлыктың. Н.Кәримова 2) Кешене котырту, аздыру, коткы салу, ялгыш юлга этәрү кебек гамәлләр; әшәкелек, этлек. Падишаһ, Сәяхәтченең тарихын ишеткәч, Алтынчыны арада шайтанлык кылып йөргән өчен астырырга боерды. Кәлилә вә Димнә. Хатын әйтте: – И падишаһ, углан гөруһының бәгъзыларында шайтанлык вә бәдбәхетлек күп булыр. К.Насыйри 3) Явызлык, кансызлык, кешелексезлек; шундый гамәлләр. Автобусларга кереп шартлатулар, балалар йортына, мәктәпләргә кереп һөҗүм итүләр – шәһидлек түгел, ә шайтанлык. А.Гыйльми |