ШАЙТАНЛАНУ ф. 1) Коткы, ялган, хәйлә кебек тискәре эшләр белән шөгыльләнү; явызлану, мәкерләнү. Такталы авылына барабыз, анда интеллигентлар күп, шуларның эченә кереп чыгарга кирәк. Шайтанланып, халыкны котыртып яталар. Ә.Моталлапов 2) Һәртөрле мәзәк нәрсәләр белән мәшгуль булу, кылану, шаяру, шуклану, мәш килү. Яшьлеккә хас юләрлекләр белән Шайтанланган чаклар күп булган. Ярамастай эзләр тапталган да Вакыт белән ярый онытылган. В.Галиев Шайтанланып алу Берара, бераз гына шайтанлану Шайтанланып йөрү Теләсә кайда, теләсә ничек шайтанлану. Сеңлем Сәвия белән мин әтиләр тирәсендә шайтанланып йөрибез. Ватаным Татарстан |