ШАЙТАНИ с. гар. 1) Шайтанга хас, шайтаннан килә торган, шайтандагы кебек. Ә инде шайтани хисләргә бирелеп, куркып калсак һәм, Тәңребез ярдәменә ышанмыйча, иманыбыз ныклыгын какшатсак, йөзтүбән тәгәрәвебез дә ихтимал. Рашат Сафин. --- ниндидер кызыксыну көче, әллә кайдан калкып чыккан яшерен шайтани тойгы әдәплелек төшенчәсеннән өстенрәк булып чыкты. Г.Галиев 2) Мәкерле, явыз, усал. Уйланган саен, Иосиф Сталинның коточкыч сак һәм хәйләкәр булуына таң каласың. Ул – чыннан да гигант. Шайтани хәйлә һәм мәкер гиганты. А.Тимергалин 3) Мыскыллы, кимсетүле 4) Шомлы, куркыныч. Ишаннарга һичбер вакыт шайтани төш иңми. К.Тинчурин |