ШАЙТАН и. гар. 1. 1) дини Фәрештәләрнең җитәкчесе була торып Аллаһыга каршы баш күтәргәне өчен, Аллаһ тарафыннан куылган барлык; Иблис. Шайтан – Адәм белән Хәүваны җәннәттән чыгарган явыз зат 2) Шул барлыкның дәвамы буларак адәм балаларында булган, аларны котыртып, туры юлдан яздырып, аздырып торган явыз көч. Кыскасы, шул: шайтан күңелне ничек кенә итеп вәсвәсәләндереп тормасын, Шәйхигә тел тидерергә ярамый иде әле... В.Нуруллин 3) күч. Кеше күңеленең тискәре ягы, нәфес, усаллык һ.б.ш. шундый сыйфатлар җыелмасы. Тик күңеленә кереп оялаган шайтан аны гел кирегә котырта иде. Х.Ибраһим. Көнчелек, хөсетлек дигән шайтан һаман да үз тырнагыннан ычкындырмый. М.Макаров. Юк, нәфес дигән шайтан җилкәгә менеп атланган да чыбыркылый да чыбыркылый. Ә.Галиева 4) күч. Явыз ниятле, әшәке, усал кеше. – Мин аны [яралыны] караңгы төшкәч, барып алмакчы да булган идем, менә бу шайтан җибәрмәде, – диде ул һәм бармагы белән снайперга төртеп күрсәтте. А.Шамов. Мусинның соңгы араларда Костя Балабанов белән этле-мәчеле яшәвен искә алсаң, Дардиевның кайсы шайтанга хезмәт иткәнен чамалау тагын да кыенлаша... З.Фәтхетдинов 5) күч. Берәр кешене ачуланып, сүгеп, тиргәп эндәшү яки атау сүзе. Сукыр шайтан, дим, тавык мие эчкән карт пәри, дим, беренче бәрелүең түгел бит, карабрак йөрергә булмыймыни?.. М.Әмир. Нишләп юлга чыкты икән соң ул, шайтан малай? В.Нуриев 6) күч. Зарарлы, начар тәэсир итә торган, кирәкмәгән, файдасыз һ.б.ш. нәрсә. Әле генә эчкәнен үзе дә сизми калган аракы дигән шайтан кызның эчен яндыра, миен томалый. Н.Әхмәдиев 2. ы. мәгъ. Үкенү, шөбһәләнү, гаҗәпләнү, соклану, канәгатьсезлек һ.б.ш. мәгънә төсмерләрен белдерә. Гата сәхнә артыннан аккордеонда ниндидер бер марш уйнап җибәрде. Оста, шайтан! М.Мәһдиев. Шайтан, болар белән бәйләнсәм, соңга калам инде. Р.Кәрами. Һидият Дәүләтханов, Нигъмәтҗан Зарипов, тагы, тагы әллә кемнәр кул куйган, шайтан! Р.Камал ◊ Шайтан алгыры Җиңелчә үкенү, сукрану, соклану һ.б.ш.ны белдерә торган сүз. Бер кашык су белән йотарлык гүзәл, шайтан алгыры! Н.Әхмәдиев. Их, шайтан алгыры, әллә инде шул хатынга акча гына бирәсе дә котыласы калган? И.Сираҗи. Шайтан арбасы Автомобиль, трактор һ.б.ш.ны өнәмичә атау сүзе. Тракторны кул чабып каршы алдылар Картлар гына нигәдер шомлана төштеләр. Җирне aт белән сөреп тә тамак туйдыра ала идек әле. Нигә китергәннәрдер бу шайтан арбасын? М.Юныс. Заманында мондый техниканы «шайтан арбасы» дип атаганнар. М.Кәбиров. Шайтан ачыткысы к. шайтан суы. Чир китәр, гадәт китмәс. Шайтан ачыткысы элгәрләр сүзенә дә үзенчә төзәтмә кертергә өлгерде. Икенче төрле әйткәндә, эчкечелек китмәс чиргә, китмәс гадәткә әверелде. Зиннур Мансуров. Шайтан аягын сындырырлык 1) Җыйнаксыз, пычрак, тәртипсез. Аннары баз өстенә күчтеләр. Монда да тупланган әйберләрдән шайтан аягын сындырырлык. М.Хәсәнов. --- зонадагы тимерьюл буйлары төрле чүп-чар белән тулган, йөргәндә шайтан аягын сындырырлык. Г.Тавлин; 2) Буталчык, аңлашылмый торган; хаталы. Ә инде күптомлыкларның искәрмәләр өлешенә тирәнрәк үтеп керсәң, анда хәтта шайтан аягын сындырырлык урыннар да бар. Мәдәни җомга. Шайтан бармагы Күптәннән үлеп беткән башаяклы моллюсклар гәүдәсенең таш булып каткан очлы цилиндр формасындагы арткы өлеше, белемнит ташы. Чын мөселман кирәк-ярагы: теш чистарта торган мисвәк агачлары, гатырша майлары, дарчин, канәфер, бадъян, сагыз, сарытамыр, күкташ, шайтан бармагы шикелле дару һәм им-том әйберләре. Ә.Фәйзи. Шайтан белә к. шайтан белсен. Ленин бабай төзегән җәмгыятьтә халыкны талап җыелган миллионны бүлешү бара. Беләсеңме шуны? Кем малыдыр, анысын шайтан белә. Т.Миңнуллин. Башкага мин өйләнә алмыймын. Өйләнер идем, куркам. Кем булып чыгар минем хатын? Шайтан белә! Р.Батулла. Шайтан белгән к. шайтан белсен . – Бу тамганың да безне кая китереп чыгарасын шайтан белгән, – диде Шәүкәт, һаман да бирешмичә. А.Хәсәнов. Шайтан белгән, анысы нинди төркемдер инде аның. Ә.Сафиуллин. Шайтан белсен Мин белмим, билгесез. Шайтан белсен, бәлки, чыннан да, китапка гашыйктыр, библиофилдыр? А.Тимергалин. Шайтан белсен аны, мин бу якларга хатынга ияреп, Себердән кайткан идем ---. Н.Гариф. Шайтан да Һичбер кем яки һичбер нәрсә, бөтенләй беркем яки бернәрсә дә (булмау, күренмәү һ.б. тур.). Монда шайтан да ярдәм итмәс. Х.Камалов. Әйе, мондый кыяфәттә аңа ир-ат түгел, шайтан да якын килмәячәк! Х.Ширмән. Шайтан да булмау Бернинди дә зарар күрмәү, берни булмау, һич зарар тимәү. Шайтан да булмас, алыгыз шул өстерәлчекне! Т.Гыйззәт. Баш сау булса, аякка шайтан да булмый, ди иде. Г.Әпсәләмов . Шайтан зәмзәме к. шайтан суы. Шайтан коткару Исерткеч эчемлек эчү. --- ирен сүгә хатын, кот алып: «Бишбалтада әтәч кычкырганчы, инде кайттың... шайтан коткарып!» З.Мансуров. Шайтан каргаган Бик начар, кыен, тискәре, уңай, әйбәт ягы булмаган (урын, эш һ.б.ш. тур.). Электән бу яклар халык телендә: «Шайтан каргаган, карга да очмый торган як», – дип йөртелгән. Х.Садри. Шайтан мөһере Берәр кешене гөнаһлы, кара көчләр белән бәйле дип санап, аның тәнендә шайтан калдырган эз дип күзалланган миң, тап кебек нәрсә. Нинди шайтан мөһере булсын ди, безнең нәсел тамгасы ул! Г.Гыйльманов. Шайтан сабагы иск. Дини белемнән аермалы буларак, файдасыз, дингә зыян гына китерә дип исәпләнгән дөньяви белемнәр, мәктәпләр, гомумән яңача белем бирү системасы. Акча санарга шайтан сабагы нигә хаҗәт? Г.Әпсәләмов. Өйрән, укы син шайтан сабагын, әллә нинди китапларны, гөнаһысы үзеңә булыр! Р.Батулла. Шайтан сидеге к. шайтан суы. Ир башына шул шайтан сидеге җитә! А.Гыйләҗев. Шайтан сөте к. шайтан суы. Яңа гына йотып куйган шайтан сөте һәм шушы уй шагыйрьгә кыюлык өстәп җибәрде... И.Сираҗи. Шайтан суы Аракы; гомумән исерткеч эчемлек. Ильяс улым, сүземне авырга алма, сине бераз теге шайтан суы белән шаяргалый, диләр. Н.Акмал. Шайтан суына якын да килә торган кеше түгел иде Хәлил, нахак гаеп белән кабергә төшерделәр газизен. А.Әхмәтгалиева. Шайтан такмагы Дога, мөнәҗәт кебек дини эчтәлекле текстлардан аермалы буларак дөньяви җыр, такмак һ.б.ш. нәрсәләр. --- җарый, кузыкаем, утыз җыр булгандыр кый. Бөгенгә җитеп торыр бу шайтан такмагына. Санап карасам, исем-акылым китте: егерме тугыз да, утыз бер дә түгел, төгәл утыз җыр язганмын икән. Н.Әхмәдиев. Шайтан таңы Таң атмас борын күк йөзендә сыек яктылык барлыкка килү, нурлар уйнап алу; ялган таң. Телебездә әлеге «ялганчы таң» сүзенә тәңгәл «шайтан таңы» дигән төшенчә бар. А.Тимергалин. Офыкта ниндидер яктылык уйнап алды кебек. «Тагын бер шайтан таңы» – дип ачынып уйлап куйды Әхмәтсафа. Ф.Сафин. Шайтан тартмасы Зыянлы, кирәкмәгән һ.б.ш. нәрсә буларак телевизор. --- йокымнан уянып китеп, шайтан тартмасын ачып җибәрсәм, малай, ни күрим, шул прокурор чынлап торып эшсез калган! Ф.Баттал. Балалар барында телевизор кабызып булмый хәзер, тәмам шайтан тартмасына әверелде… З.Мәхмүди. Шайтан тәгәрмәче 1) Вертикаль урнаштырылган, тиз әйләнә торган тәгәрмәч рәвешендәге күңел ачу аттракционы; 2) Кайта-кайта борчып торган, хәл ителеп бетми торган кыен мәсьәлә, озакка сузылган мәшәкать. Бәла бит бу! Котылу мөмкин булмаган хәл. «Шайтан тәгәрмәче» барлыкка килә. Нишләргә? Х.Камалов. Янган чырай белән фотога төшеп, яңа паспорт алу бәхетенә ирештем. Пенсия җайлаганда, тагын китте шайтан тәгәрмәче. Кайда янган, ни өчен янган, кем яндырган, кем аны күреп торган? Бу тормышта ниләр бар? Шайтан тәпие к. шайтан алгыры. Ай, шайтан тәпие, вакланган шакмак та беткән ләбаса. Н.Гыйматдинова. Шайтан төкергән 1) к. шайтан каргаган. Шайтан төкергән җир – менә ул нәрсә селина! Н.Фәттах; 2) к. шайтан алгыры. Симай кесәләрен капшана башлады, ләкин эзләгән нәрсәсен тиз генә таба алмады. – Әй, шайтан төкергән, мин аны ыштан балагына ук төшергәнмен икән! Ш.Маннур. Шайтан төкереге к. шайтан суы. Менә хәзер иптәшебез шайтан төкереге алып кайта. М.Фәйзи. Алар чиратлашып шешәдәге шайтан төкереген йотып куйдылар. Ф.Яруллин. Шайтан туе 1) Өермә. Шайтан туе гөрли җил белән... Б.Ибраһим; 2) Ыгы-зыгы, шау-шу, мәшәкать; шау-шулы, ыгы-зыгылы җир. Игезәк бәбәйләре дә булса, өй эчләре музыка мәктәбенә, шайтан туена әйләнә икән. А.Гыйләҗев. Менә бу газаплы минутлар да үтә. Кирәкле кәгазьләрне алуга, кузгалып та китәбез. Уф, бу шайтан туеннан котылдык бит. Җ.Рәхимов. Шайтан урлау Әле генә булган, күргән әйберне таба алмау, югалту. Шайтан фигыле Гомуми кабул ителгән нормаларга туры килми торган кыланыш, гөнаһ, оят булып саналган эш-гамәл. Әйе, әдәби иҗатта да ашыгу – шайтан фигыле, ягъни иң явыз дошман. А.Тимергалин. Шайтан чакыру Кирәкмәгән, килешмәгән хәрәкәтләр ясау, сүз сөйләү һ.б.ш. Шайтан чакырып, таягыңны селкеп йөрмә монда! Г.Камал. Шайтан ширбәте к. шайтан суы. Ә шайтан ширбәтен бераз авыз иттеңме, акыл һәм зирәклек дигәннең исеме үк онытыла, балаларга һәм хатынга бирелгән вәгъдәләр бөтенесе бергә җилгә оча. Ә.Баян. Шайтаным да Бөтенләй, гел, аз гына да, һич, асла. – Армиядә кем идең син? – Сапёр. – Сапёр! – диде Солтан, үчекләп. – Ә фортификацияне шайтаным да белмисең. Ә.Гаффар |