ША’ЙКА и. төрек 1) Берәр явыз ният белән тыелган гамәл, җинаять эшләү өчен тупланган төркем; өер; банда. Тизрәк Карый волкомына кайтырга да, шуннан кораллы отряд алып килеп, айнып җиткәләгәнче, Шакир-бандитны да, аның шайкасын да кулга алырга! В.Нуруллин. Йортны күрсәтүче, шайканы анда озатып куючы Ания үзе булды. Р.Габделхакова 2) сөйл. Күңел ачып, комачаулап, эшсез һ.б.ш. рәвешле йөргән яки артык күп кешедән торган компания, дуслар төркеме (мыскыллап, өнәп бетермичә әйтелә). «Үзең пычрак ташыган гына җитмәгән, шайкаңны ияртеп кайткансың», – диячәк. Ф.Яруллин 3) күч. Өер. Шундый бер җинаятьчел, кешеләргә бик үчле этләр шайкасының башлыгы Полкан кушаматлы бер дигән немец овчаркасы. А.Хәсәнов. Соңрак бер хакыйкатькә төшенде Бибисара: бүреләр-кавемдәшләр чит төркемдәге ырудашын тиз генә үз шайкасына сыйдырмый икән. Н.Гыйматдинова |