ША’ЙБА и. нем. 1) тех. Винт башы яки гайка астына кидереп калдырыла торган яссы боҗра рәвешендәге деталь; алка. Пычкы күчәренә калынрак шайба кидереп, бушаган шөребен ныгытып кына куясы югыйсә. Ф.Абдуллин

2) спорт. Хоккей уйнау өчен зур булмаган авыр резин диск. Дуслар, капкага кергән һәр шайба саен түшәмне күтәрерлек итеп кычкыра-кычкыра, хоккей карадылар. Ф.Яруллин

Шайба куу Хоккей уйнау. Һәм үзе бер малайның кулыннан таягын суырып алып шайба куарга кереште ---. Г.Әпсәләмов. Шайба куучы Хоккейчы. Милләтне футболчылар да, шайба куучылар да күтәрә алмый. Д.Гыйсметдин. Шайба сугу к. шайба куу. Ишегалдында бер көтү малай шайба суга иде. Г.Әпсәләмов. Мәсәлән, Алсу Рәхимова, егетләрдән уздырып, шайба суга. Т.Нәҗмиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә