ШАЙ II кис. 1. Раслау, шикләнү, чикләү һ.б.ш. мәгънәләр өстәп яки көчәйтеп килә торган кисәкчә. Сәгать ярым чүбек чәйнәп, бер рәтле фикер дә әйтмичә, Хәмзә Хәерчи трибунадан төшеп китте. Котылдык шай, дип кул чаптык. Г.Афзал. Азынды ул, адәм сөягеннән Кузна уйнап, казна бөлдереп... Төрле битлек киеп кыланды шай, Хамелеоннан да уздырып. Л.Шагыйрьҗан

2. ы. мәгъ. Шомлану, шөбһәләнү, гаҗәпләнү һ.б.ш. мәгънә төсмерләрен белдерә. – Җәсти Патыйма үпкәләмәс, шай, – диде. Н.Гыйматдинова. Томан артыннан чыкты ай, кызармады йөзе, шай! А.Азимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә