ШАЙ I с. диал. 1. Бәрабәр, тиң, тигез, бердәй. Ел белән ел шай түгел, яз белән көз җәй түгел. Мәкаль 2. бәйл. мәгъ. Чагыштыру мөнәсәбәтен белдерә; кебек, шикелле. Ул да сугышның беренче елыннан кайтты, минем шай. М.Хуҗин. Әйе-әйе, алар сүзне таба инде. Безнең шай аптырап тормый. Р.Рахман |