ШАЕ бәйл. диал. 1) Берәр нәрсә зурлыгында, күләме белән шуның кебек, шуның кадәр. Соң, безгә шул шае эшләп мондый гына бүлмә тиешме? К.Тимбикова. Былтыр көзнең беренче айларында «Ватан» дигән газетабыз соңгы битен тутырып, ат башы шае хәрефләр белән бер белдерү бастырып чыгарды. Р.Гариф

2) Билгеле вакытка чаклы, шуңа кадәр. Бу утын кара көзгә шае җитә, кышка да керә, мал-туардан калган камыш, бәрәңге сабаклары, курпы, кизәк белән кушып якканда шөкер итәрлек бәрәкәтле була. Ә.Гаффар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә