ШАДРАЛЫ с. 1) Шадрасы ( 1 мәгъ.) булган. Зарифның сирәк-мирәк кенә булып чәчелгән шадралы тут йөзендә хозурланудан туган җиңелчә генә елмаю чагылды. М.Хәсәнов. Чигәдән агара башлаган чәче, зур зәңгәр күзләре, вак шадралы йөзе, кечкенә җыйнак авызы, сөйләшкәндә матур ялтырап китә торган алтын теше, укучыларга карата сабыр мөгамәләсе – барысы гел элеккечә, безне укыткандагы кебек. Р.Хәбибуллина

2) Кытыршы, тигезсез. Карт каршыдагы бөрчек-бөрчек шадралы панель йортка төртеп күрсәтте... А.Вергазов

3) Бөрчекле, таплы. Чаларган мыеклы, базык гәүдәле карт, соры шадралы пиджәк чабуын җилдә җилфердәтә-җилфердәтә, ух та вах килеп капка төбендәге каты бозны чыртлатып чабып маташты ---. А.Вергазов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә