ШАДРАЛА’У ф. 1) Шадралар ( 1 мәгъ.) барлыкка китерү, шадралату

2) Шадралар ( 2 мәгъ.) барлыкка китерү; тигезсезләү. Таң атты, тузаннан күбенгән юлларны ялгыз яңгыр тамчылары шадралады ---. М.Мәһдиев. Ул битен җилләр шадралаган борынгы балбал шикелле. Н.Нәҗми

Шадралап бетерү Нык шадралау

Шадралап җибәрү Бераз шадралау

Шадралап йөрү Шадралау белән мәшгуль булу. Җил шадралап йөри сулар өстен, Нинди кызык таба торгандыр? Н.Арсланов

Шадралап кую Сирәк кенә, кинәт, бер мәртәбә шадралау. Елга тыныч. Тик әллә нигә бер генә бала җил су өстен җыерып, шадралап куя. И.Гази

Шадралый башлау Шадраларга тотыну



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә