ШАДРАЛАТУ ф. 1) Шадра 2. ( 1 мәгъ.) итү, шадра хәлгә китерү. Чәчәк авыруы кайчандыр аның бераз битен бозган, шадралаткан иде. М.Әүэзов. Уң кашының бер чите, йөзен шадралаткан чәчәк авыруы чагында, бераз чокырланып калган. Г.Ибраһимов 2) Шома өслекне тишкәләү, телгәләү, чокыр, уенты барлыкка китерү. Кичәге җылы яңгырдан соң беләү ташы кебек шомарып калган юеш сукмакны яңгыр суалчаннары тишеп шадралаткан. Г.Сабитов 3) Дулкыннар барлыкка китерү, дулкынландырып, чуарлау. Шул тавышны алып киткән җил көзгедәй күлнең өстен урман ягына таба йөгергән нәни дулкыннар белән шадралата. А.Алиш. Нинди хозур: диңгез итәген Шадралатса җилләр, назласа! Хисең түгел, хәтта битләрең Диңгез белән охшаш лабаса. М.Хөсәен Шадралата төшү Бераз, җиңелчә шадралату; тагын да ныграк шадралату Шадралатып җибәрү Бераз, җиңелчә шадралату Шадралатып кую Сирәк кенә, кисәк, азга гына, җиңелчә шадралату. Тик ара-тирә балыклар сикергәләп кенә ул көзге өстен бераз шадралатып куйгалыйлар. В.Нуруллин Шадралатып тору Гел, даими шадралату, хәзерге моментта шадралату. Киң елганың буеннан-буена йөгерек җил исеп, су өсләрен шадралатып тора. Г.Әпсәләмов Шадралатып узу Юл уңаеннан, үтешли шадралату. --- ачы җиле белән юлында очраган һәр кешенең битенә китереп бәрә, дала буйлап чәчелеп яткан күлдәвек йөзләрен шадралатып уза, үләннәрнең башын җиргә бәрә-бәрә кыйный. Р.Вәлиев |