ШАДРАЛАНУ ф. 1) төш. юн. к. шадралау. Эре тамчылардан шадраланган юлдан үргә менеп килгәндә, машинадагы ике кеше кинәт ялтыраган яшен яктысыннан күзләрен чытырдатып йомып, коточкыч шартлаудан муеннарын җыердылар. М.Маликова

2) Шадра 1. ( 1 мәгъ.) чыгу, шадралар белән каплану. Чәчәк авыруыннан бит шадралану

3) Бәрелү, таушалу, кителү, кырылу һ.б.ш. нәтиҗәсендә тигезсез хәлгә килү, тигезсезләнү. Якындагы ак өйләрнең кабыргалары мылтык ядрәләре белән шадраланган, җиргә түшәлгән ташлар кызыл кан белән юылган имеш, дип сөйлиләр. Г.Ибраһимов. Юлда төрле ташларга бәрелеп аның бераз гына йөзе шадраланса да, элеккеге матурлыгын, элекке кызыллыгын җуймаган [алма]. Ф.Яруллин

4) Дулкынлану, шома өслектә сырлар барлыкка килү. --- ә күл өсте сизелер-сизелмәс кенә шадралана, тимгел-тимгел тибрәнеп тора иде. Г.Әпсәләмов. Диңгез өсте шадраланган, диңгезчеләр мондый һаваны «свежо» дип йөртәләр. М.Мәһдиев

5) Шадра 2. ( 1 мәгъ.) рәвеш алу, шундый өслекне хәтерләтү. Түбәләрдән тамчы тама, кар басыла, өсте бик юка гына шадраланып ката… Ә.Еники

Шадралана төшү Аз гына шадралану. Салпы ияге бераз шадралана төшкән... Р.Мөхәммәдиев

Шадраланып алу Аз гына вакытка шадралану. Кинәт кенә исеп куйган җилгә су өсте шадраланып ала да тына һәм бу күренеш тагын, тагын кабатлана. Г.Галиев

Шадраланып бетү Нык шадралану. Стеналары ядрәләр тиюдән шадраланып беткән ике катлы кызыл кирпеч бинаны казарма иткәннәр. Ф.Хуҗин. Зифа сынлы каен түгел инде – әйләнгән ул күптән кырыска. Шадраланып беткән. Кәүсәсе дә әверелгән каты корычка. Р.Миңнуллин

Шадраланып калу Берәр нәрсә нәтиҗәсендә шадраланган хәл алу. Яфракларында, кәүсәләрендә яңгыр тамчылары җемелдәшкән каеннар, тупыллар, бармак калынлыгы тузаны басылып, шадраланып калган юл – кичәге яңгырның телсез шаһитлары – тирә-юньгә сафлык бөркәләр сыман. Ә.Гаффар. Йөзе шадраланып калмас бит? Ю.Гыйльванова

Шадраланып китү Тора-бара шадралану; бераз гына шадралану. Бервакыт Хәятның зиһенендәге Салих чынлап та шадраланып китте. Ф.Әмирхан. Әз генә җил исеп, су өсте шадраланып киткәндә, шәүлә киртләч-киртләч булып сына, әллә ничә җирдән өзелә. Г.Гобәй

Шадраланып кую Кинәт шадралану. Разия искә төшү белән, бәгъремнең йөзе шадраланып куйды. А.Хәлим

Шадраланып тору Шадра булып күренү. Вакыты белән чабулап, шадраланып торган болганчык су эченә шуып төшә [машина]. Аннары яңадан җан-фәрманга моторын үкертеп, юл өстенә күтәрелә. М.Хәсәнов. Минем читекнең балтырлары шадраланып торачак. Н.Кәримова

Шадраланып чыгу Тиз арада нык шадралану. Иреннәре кысылып куйды. Ияге шадраланып чыкты. «Нервылар кысылган» дип уйлап алдым. В.Нуриев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә