ШАДРАЛАНДЫРУ ф. к. шадралату. Салкын җил исә, күрәсең, сука суыгы җиткәндер, төньяк җиле вокзал лабазы артында җыелып торган мазутлы суларны шадраландыра, сабакташым Мансур белән минем ач үзәкне өзеп, муеннан кереп балактан чыга торган шәфкатьсез җил исә. М.Мәһдиев Шадраландырып тору Гел, даими шадраландыру, хәзер яки вакытлыча шадраландыру Шадраландырып узу Юл уңаеннан, үтешли шадраландыру. Җил торган саен океанны дәһшәтлерәк селкетә, зур-зур дулкыннарны шадраландырып уза иде. А.Толстой |