ШАДРА и. фар. 1. 1) Тәндә чәчәк авыруыннан калган вак-вак чокырчык рәвешендәге эзләр. Аның шактый ук куе булып шадра сибелгән озынча алсу бите чыннан да пешеп җиткән кура җиләккә охшаган иде. Г.Бәширов. Елмайган вакытта, шадралары тары ярмасы сыярлык кына булып кечерәяләр икән. М.Мәһдиев

2) Битендә вак-вак чокырчыклар рәвешендәге чәчәк авыруының эзләре булган кеше. Миңнулла шуннан алып кайткан күчтәнәчләр белән чәй эчеп купканнар гына иде, әлеге шул шадра килеп керде. В.Нуруллин. Шадра минем борын төбендә ниндидер кәгазь кисәген болгап алды. М.Әмирханов

3) күч. Берәр өслектәге уенты, чокыр, тигезсезлек, кытыршылык. Көл өстендә нәни шадралар гына уелып кала. Г.Сабитов. Инде җирнең кыштан калган чокыр-чакырлы шадраларын тигез үлән каплады… К.Кәримов

4) күч. Су өстендәге вак дулкынчыклар, тигезсез, тәңкә-тәңкә, чуар булып күренгән җир. Диңгез шадраларын нурга манчып, Кояш чыкты балкып, зураеп. М.Җәлил

5) Тап, тимгел. Астрофизиклар Кояш йөзендәге ямьсез шадраларның юкка чыгуын дөньяга хәбәр итәргә ашыктылар. А.Тимергалин

2. с. мәгъ. 1) Чәчәк авыруыннан калган вак-вак чокырчыклары булган; шундый йөзле. Читекче Таҗи дигәннән, исемә төште әле, аларның бер шадра кызлары бар иде. Г.Камал. – Ай-яй, тәмле ис тараткансыз, – диде ул, шадра танавының киң тишекләрен киереп иснәп. А.Гыйләҗев

2) Өслеге рельефлы, керенте-чыгынтылары булган, тигезсез. Иге-чиге күренмәгән зәңгәр күл өсте, андагы эреле-ваклы меңләгән дулкыннарда чагылган кояш күл өстен тоташ шадра көзгегә әйләндергән. Д.Каюмова. --- шомлы гүләү тавышы ишетелде. Сәүбән шадра диварга колагын куеп тыңлый башлады. Г.Гыйльманов

3) Тукылышы вафляга охшаган, чокырланып торган шакмаклар барлыкка китереп сугылган; гомумән кытыршы (тукымалар тур.). Наилә шадра сөлге белән Нәҗипнең тирләгән муенын сөртте, беләзегеннән тотып тамыр тибешен санады, ничә икәнен әйтмәде. А.Гыйләҗев. Халык телендә «тастымаллык» дип аталган шадра тукымадан, кулдан, эре атлатып тегелгән һәм әле беренче тапкыр гына киелгән ак күлмәк, кызыл киҗеле кыска киндер ыштан ---. А.Хәлим

4) Төсе тоташ булмаган, тимгелләре булган, ала-кола, чуар. Шадра түшәм аны сытарга теләгәндәй тагын да аскарак иңгән, су төбе сыман тонык яктылык белән тулган бүлмә суынган ---. А.Гыйләҗев. Күктән җиргә иңгән шадра болыт көчен күтәрә алмаган озын керфекләр күзне каплаганнар, җылы болытны үзенә сеңдергән акыл ялга туктаган. Т.Галиуллин

5) Вак кына дулкыннар белән капланган. Алда мольберт – шадра су өслеге ---. Э.Гадел. Шул ук вакытта болыт төрле ихтыярларны тәненә сеңдергән җылы, шадра диңгез чалымнарын да үзенә җыеп алган. Т.Галиуллин

◊ Шадра кәгазь к. наждак кәгазе. Фикердәше академик Миркасыйм Госманов бер язмасында Аязның «шадра кәгазь кебегрәк (наждак кәгазе) кытыршы холкы, пычак шикелле үткен теле» дип үз итеп әйткән сыйфатларын нәшрият тормышында шәхсән миңа күрергә туры килмәде. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә