ШАГЫР-ШОГЫ’Р КИЛҮ ф. к. шагыр-шогыр итү . Ишекләр рәтләп ябылмый. Шагыр-шогыр килә. Шуларның шыгырдавына бала уянып, елый башлый. Ф.Яруллин . Анда кеше сыярлык кечкенә бүлемтекләргә, ягъни кабиналарга кереп утырасың да кораб мачтасы кебек шагыр-шогыр килә башлаган буыннарыңны, умыртка сөякләреңне кыздырасың. А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә