ШАГЫ’Р-ШОГЫР иярт. Бертуктаусыз чыгып торган, төрле югарылыктагы шыгырдау тавышларын һәм шыгырдау рәвешен белдерә. Кар һәм йолдызлар яктысы гына төшкән урамнан шагыр-шогыр атлап кызу гына барабыз. Ә.Еники. Әнә яр астында ике баганасы гына тырпаеп калган. Шул баганалар өстендә зур су тәгәрмәче иде. Ул шагыр-шогыр әйләнә. М.Яһудин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә