ШАГЫЙРЬЛЕК и. 1) Фикерне тезмә сөйләмдә образлы бирү сәнгате, шигырь язу эше, поэтик эшчәнлек. Акмулланың шәхесе формалашуда һәм шагыйрьлек сәләте ачылуда башлап аның революциягә кадәр татар дөньясында танылган Эстәрлебаш һәм Троицкидагы «Рәсүлия» мәдрәсәләрендә укуы мөһим роль уйный. Ф.Мусин. Р.Әхмәтҗанов – үзендә шагыйрьлек куәсе булган өчен генә иҗат итә торган кеше түгел. Ул – ил тарихы, халык язмышы, аның бүгенгесе һәм киләчәге турында борчылып, әрнеп иҗат итүче шагыйрь. Р.Фәйзуллин 2) Шигырь авторы, шагыйрь булу хәле, шагыйрь дәрәҗәсе. Мондыйлары, күрәсең, шагыйрьлекне кәгазьгә шома юллар тезеп, куплет саны буенча акча каеруда һәм дан алуда гына күрә. М.Вәлиев. Шигърияткә очраклы килеп эләккәннәре дә, тырышып-тырмашып шагыйрьлеккә дәгъва кылучылары да һәм, билгеле, сәләтлеләре дә җитәрлек. Р.Миңнуллин |