ШАГЫЙРЬЛӘ’РЧӘ рәв. 1) Шагыйрьләр кебек, шагыйрьләр гадәте буенча. Сөйләшүе дә гади генә, тәмәкене дә безнең авыл агайлары кебек беткәнче тарта, киеме дә шагыйрьләрчә түгел, югыйсә шигырьләрендә «якты еллар» да «бәхетле тормыш»... И.Юзеев. Чәчне шагыйрьләрчә озын итеп үстереп, артка тарап җибәргән. Тулы, түгәрәк йөзе сизелерлек сулыгып, агарып-нәфисләнеп калган. В.Нуруллин 2) Шигъри, сәнгатьле, образлы итеп; чын сәнгать югарылыгында. Ямаш Игәнәй поэзиянең зур миссиясе турында үзе дә күп язды. Шул бурычны чын шагыйрьләрчә үтәү өчен җиң сызганып эшләргә кирәк. Ш.Галиев. Чын шагыйрьләрчә, образлы итеп, тәэсирле итеп әйтелгән! Әйе, китапта менә шундый уңышлы мисаллар бик күп. М.Вәли-Барҗылы |