ШАГЫЙРЬ и. гар. 1) Шигъри әсәрләр авторы, поэзия белән шөгыльләнүче язучы. --- һәр шигырь язган кеше шагыйрь була алмаган шикелле, һәр диссертация яклаган кеше, минем уемча, галим түгел, чөнки гыйльми ачышларны диссертация якламый да эшләп була бит. Н.Нәҗми. Иген җыелып, табынга коймак булып килгәч кенә, игенче борчылудан туктый. Ә шагыйрь? Шагыйрь кулга китап кергәч тә тынычлана алмый әле. Укучылар ничек кабул итәрләр, китапның гомере озын булырмы? Ф.Яруллин

2) күч. Хыялый, нечкә күңелле кеше, лирик. Бәлки, шагыйрь күңелле җаннар чыннан да картаймый торганнардыр. М.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә