ШАГЫ’ЙРАНӘ рәв. гар-фар. 1. 1) Шагыйрьләрчә, шагыйрьләр кебек. Бу дөньяга шагыйранә карап Яши алмам, сине сөймәсәм. Зиннур Мансуров. Бу турыда ул шундый шагыйранә, шундый тылсымлы итеп сөйләде, мин, матур хикәя тыңлаган кебек, тын алмыйча утырдым. Г.Әпсәләмов 2) Шигъри рәвештә, шигъри осталык белән; шигърияткә хас булганча; сәнгатьле итеп. Бу җырда гаять шагыйранә рәвештә киная белән генә йөрәктәге хәсрәт ут белән тиңләштереләдер. Гали Рәхим. --- Гомәр Бәшировның халкыбыз гореф-гадәтләрен, матур йолаларын шагыйранә тасвирлаган «Туган ягым – яшел бишек» әсәре, Аяз Гыйләҗев, Әхсән Баян повестьлары Көнбатышта да кызыксынып укырлык, тик без аларны тәрҗемә генә иттерә алмыйбыз. Т.Әйди 3) Матур, хозурлы булып; тантаналы, хисле итеп. --- ак болытлар әллә ничек күңелне канатландыра, үзләре белән сине дә очыртып алып китәрләр сыман... Нугай даласы Галимҗанны әнә шулай шагыйранә каршылады. Г.Мөхәммәдова 2. с. мәгъ. 1) Шигырьдә була торган, шигърияткә хас. Әйе, буең да зифа, туба кеби, Шул мөкаддәс талга яфрактыр кулың. Шагыйранә сүз бу, аңларсың үзең, Бу сыйфатлардан ераграктыр кулың. Г.Тукай. Бу сүзләрдә тамчы ялган да юк, Шагыйранә ялган димәгез... Н.Сафина 2) Шигырьдә, шигърияттә була торган кебек нәфис, матур, сәнгатьчә. Коръәндәге илаһи бөеклекне шагыйранә бизәкләр белән матурлап, искиткеч җиңеллек, күтәренке рух, олы ышаныч белән сурәтләп биргән [Г.Тукай]. Д.Абдуллина 3) Шагыйрьләргә хас, шагыйрьләрчә нечкә хисле, романтик. Бу – романның зәгыйфь, хатыннар табигатьле «Мәңгелек трагедия әһеле», үз юлында эшлекле, шагыйранә табигатьле, музыка тилесе бер Зыядыр. Г.Ибраһимов. Бертуктаусыз яктылык вә югарыга омтылган шагыйранә күңеленең кара көчкә бирелеп, аның тырнагында калмаганыны без аңлыймыз ---. Г.Исхакый 4) күч. Матур, рәхәт, хозурлы. --- Галия исемле Арча кызы барысыннан да өстен чыкты. Тавышы шагыйранә моңлы иде, лирик җырларны үзәк өзгеч аһәң белән башкара. М.Әмирханов. Моңарчы рәсемнәрдә генә күргән, ишетеп кенә белгән шагыйранә сихри дөньяның эченә барып керәсе килә. К.Кәримов |