ШАВЫЛДА’У ф. 1) Көчле җил, басым һ.б.ш. тәэсирендә селкенеп тоташ шау барлыкка китерү, шаулау. Агыйделкәйнең камышы, Шавылдыйдыр җилдә, давылда. Бәет. Анда урманнар шавылдый катфәдәй яфрак белән, Аңкый хуш ис чәчкәләрдән, анда матур, җәйге ямь. Г.Сөнгати 2) Гөрләү, көчле агым белән аккан, кайнаган һ.б.ш. су шаулау. Килеп җитә сөйкемле язгы көннәр, Матур, саф, тын һавалы, ямьле төннәр. Ага башлый шавылдап су урамнан, Арына бозларыннан елга-күлләр. К.Хаммадов 3) Бик көчле басым белән агу, көчле агым хасил итү; кайнап тору. Сез пароход барган вакытта артыннан калган дулкыннарын күргәнсездер. Менә шавылдап, күбекләнеп бер дулкын чыкты. К.Нәҗми 4) Гөжләү, гүләү, тавышлану, шаулашу. Шавылдап кычкыра шул чакта тауда төнге мәхлуклар. М.Гафури. Урман сыман шавылдаган халык ул сәхнәгә менгәч басылды. Н.Гыйматдинова |