ШАВЫЛ иярт. 1. 1) Урман, яфрак, куе үлән һ.б.ш. җилдә селкенгәндә чыгарган көчле тоташ шауны белдерә. Шавыл да гына шавыл ни шавылдый – Агыйделкәйләрнең камышы. Җыр 2) Шәһәр, механизмнар, кешеләр массасы һ.б.ш. чыгарган тоташ тавышны, гөрелтене белдерә 2. и. мәгъ. Шау, гөрелте, шаулаган тавыш. Диңгез өсте шавыл; Диңгез өсте ярсу. Ачу сөйләп үтте дулкыннар. Сакчы Моратның да йөрәгендә Шавыл күтәрелде. Н.Исәнбәт |