ШАВА и. диал. 1) Чокып ясалган зур агач табак. Иң элек ул аңа тезенә хәтле үк төшеп торган ак күлмәк белән иләмсез киң ак ыштан кидерә, шулар өстеннән яшел-сары буйлы ефәк чапан кидерә, ә башына егерме аршин ак бәздән, Бохара түбәтәе тирәли, шавадан да зуррак чалма урап куя. Ә.Еники

2) Гомумән зур табак. Шавада камыр басу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә