ШАБЫ’Р-ШОБЫР иярт. 1) Яңгыр яуганда, су югарыдан түгелгәндә, көчле чәчрәгәндә, эре тамчылар яки бөртекле нәрсәләр каты яңгыравык өслеккә төшеп барлыкка китергән тавышны белдерә. Ана белән нәнә, аның шабыр-шобыр юынганын тыңлап, елмаешып шатлык кичерделәр. Ә.Баян. Көзге яңгырның салкын тамчылары шабыр-шобыр тәрәзә калаена бәрелде. М.Яһудин 2) Коры яфрак, каты үлән һ.б.ш. селкенгәндә кыштырдаган, шавылдаган тавышны белдерә. Коры, җылы җил урамдагы әле бар агачка, әле икенчесенә бәйләнеп шабыр-шобыр яфрак коя иде. М.Мәһдиев 3) күч. Сыеклыкның, сибелүчән нәрсәләрнең күпләп, мул итеп сибелү, түгелү рәвешен белдерә. Акча түләп яллаганмыни, түшен киереп баскан да Бикташтан бакчаларына безнең мичкәдән шабыр-шобыр су сиптертә! М.Маликова. Әле монда, әле тегендә чәрдәкләнгән нарат ботаклары сыгылып төшә, өлгерә башлаган күркәләр шабыр-шобыр җиргә коела. З.Мәхмүди 4) күч. Берәр югарырак урыннан, транспорттан һ.б.ш. җирдән тиз-тиз, берәм-берәм төшү, нәрсәнеңдер күпләп коелу рәвешен белдерә. Күп булса, ярты сәгать эчендә – Казан. Тукталды поезд. Һәм балалар шабыр-шобыр коелырга керештеләр. Ә.Баян. Әле монда, әле тегендә чәрдәкләнгән нарат ботаклары сыгылып төшә, өлгерә башлаган күркәләр шабыр-шобыр җиргә коела. З.Мәхмүди |