ШАБЫ’Р-ШАБЫР иярт. к. шабыр-шобыр. Тәҗрибәле күзле Сакманов, каршыга ыргылган машинаның алар ягындагы кузовының ачыклыгын һәм аннан, шабыр-шабыр килеп, төрле авазлар чыгарып, нәрсәләрнеңдер асфальтка, җиргә тәгәрәп-мәтәлеп төшүләрен шәйләп алды. Т.Галиуллин. Мөдир «Кайрыгызны алмыйм, шабыр-шабыр ком коела бит, егетләр», – дип киреләнә, үлчәүдән бәйләмнәрне читкә томыра. Р.Әбделмәнов |