ШАБЫРДАШУ ф. 1) урт. юн. к. шабырдау. Бер якта йомшак кына искән җилдә дә, сүзләре бетмәс ахирәтләр кебек, шабырдашып ак кәүсәле усаклар утыра. М.Хәсәнов

2) Күп кеше берьюлы кыштырдаган, пышылдап сөйләшкән һ.б.ш. тавышлар чыгару. Сыйныф беравык тыныч торды да, кинәт шабырдаша, чыш-пыш сөйләшә башлады. М.Әхмәтшина

Шабырдаша башлау Шабырдашырга тотыну

Шабырдашып тору Бертуктаусыз шабырдашу; хәзерге моментта шабырдашу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә