ШАБЫРДА’У ф. 1) Берәр каты яңгыравык өслеккә коры, эре бөртекле, төерле сибелүчән масса коелып яки эре тамчылар төшеп, шабыр-шобыр иткән тавыш чыгару. Кояшлы көннәр иде, челтәрләнеп, уалып карлар эри, түбәләрдән, шабырдап, тамчылар коела. Ә.Еники 2) Көчле агым булып, зур басым белән, шаулап агу, гөжләү 3) Сыеклык яки коры, сибелүчән нәрсәләр күпләп, мул итеп сибелү, түгелү, коелу. Ә безнекеләр кранны бөтен көченә ачып куялар да, су шабырдап агып тора. Шәһри Казан 4) Коры яфрак, каты үлән һ.б.ш. селкенгәндә кыштырдау, шавылдау. Шабырдатып миләш яфракларын, Салкын җилләр исеп үттеләр. Ф.Алимов 5) Күпләп бүленеп чыгу. Күз яшьләре шабырдап түгеләме, әллә сабынлы кара сумы – белүе дә кыен иде. Ә.Баян. Торып кайнар кояш астына чыгам, балта алып авыр түмәрләрне ярам! Эссе дә онытыла, шабырдап тир ага, йөрәккә дә рәхәт. Ш.Галиев 6) Артык күп сөйләү, лыгырдау // Урынсыз, кирәксез нәрсәләр сөйләү, ялгыш сөйләп ташлау Шабырдап алу Аз гына, тиз генә шабырдау Шабырдап йөрү Озак вакыт, гел, теләсә кайчан һәм теләсә кайда шабырдау Шабырдап кую Кисәк, бер мәртәбә шабырдау Шабырдап тору Бертуктаусыз шабырдау; хәзерге моментта шабырдау Шабырдый башлау Шабырдарга тотыну |