ШАБЫРДАТУ ф. 1) йөкл. юн. к. шабырдау. Унбиш-егерме минут дигәндә, Фәнүзә барлык керләрне сабынлады да, чиләккә шабырдатып су агызганнан соң, иелеп-бөгелеп, үрмәли-мүкәйли идән юарга кереште. Ә.Баян. Әнисә исә, баланы диванга утыртып, аяк киемнәрен салдырды да чәйнекне утка куйды, шабырдатып ваннага су җибәрде. М.Маликова

2) Берәр эш-гамәлне бик тиз, бердәм, туктаусыз үтәү. Хәзер генә ул зыялылыкның (һәм джентльменлыкның) нәрсә икәнен аңламаган әдипләр, үз әсәрләрен тәнкыйть иткән автор шәһәр урамында очраганда, юлларын үзгәртәләр, урманда очраганда, шабырдатып куак арасына кереп калалар... М.Мәһдиев

Шабырдата башлау Шабырдатырга тотыну

Шабырдатып алу Аз гына, тиз генә шабырдату

Шабырдатып җибәрү Кинәт шабырдата башлау

Шабырдатып кую Бер тапкыр шабырдату

Шабырдатып тору Өзлексез, туктаусыз шабырдату, әле хәзер шабырдату



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә