ШАБЛОНЛЫ с. 1. 1) Шаблон белән, шаблон нигезендә эшләнә, ясала торган. Гади шаблонлы сайтлар инде күптән кешеләрне җәлеп итә алмый. Д.Сәфәров 2) Шаблонга ( 2 мәгъ.) буйсындырылган, иҗади булмаган, гадәти алымнар белән эшләнгән 2. рәв. мәгъ. 1) Шаблон ( 1 мәгъ.) ярдәмендә, шуны кулланып 2) Урнашкан фикергә ияреп, кысалардан чыга алмыйча, иске алымнар белән. [Гадиләштерүчелек] ул шул зур фикернең зурлыкларына зарар китерер дәрәҗәдә шаблонлы язуда. Һ.Такташ |