ШАБЛОНЛАШУ ф. Билгеле кысаларда катып калу, шаблонга (2 мәгъ.) әйләнү, шаблон булып китү. Әдәби әсәрне аңлау һәм аңлатуда кайбер тәнкыйтьчеләр күптән тапталган, шаблонлашкан схемалар белән эш итәргә яраталар. А.Гыйләҗев. Исәнләшү ситуациясендә әйтелә торган хәл сорау җөмләләре дә шаблонлашканнар һәм сөйләмнең милли үзенчәлеге булып киткәннәр. Р.Абдуллина

Шаблонлаша башлау Шаблонлашуга табан үзгәрү

Шаблонлаша төшү Бераз шаблонлашу, тагын да шаблонлашу

Шаблонлашып бетү Тәмам шаблонлашу

Шаблонлашып китү Тора-бара шаблонлашу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә